«Өч Юан шәһәренә сәяхәт» (6+)
26
Март 2019
Сишәмбе
Язучы Юрий Олешаның юбилее кысаларында 13 нче санлы китапханә әдәби утырмалар уздырды. Авторның балалар өчен язылган «Три Толстяка» роман-әкиятен инде ничә буын укучысы яратып укый. Әдәби утырмаларга әлеге китапны укыган яшь белгечләр чакырылды. Катнашучылар алдында Өч Юан шәһәре картасы ачып салынды, һәрберсе әсәрдә искә алынган объектлар буенча әкияти сәяхәткә юнәлде. Чара барышында балалар өзекләрне рольләргә бүлеп укыды, әкиятне сәхнәләштереп күрсәтте, «әкият арифметикасы», «әкияти музыка» уеннарында катнашты, китапның геройлары турында әңгәмә корды. |