«Шигырь аша ачыладыр дөнья яме» («Мне стихи откроют мир») Шигъри видеобәйге (0+)
Бәйге балалар шагыйрьләре иҗатына карата кызыксыну булдыру һәм аны үстерү; сәнгатьле укуга кызыксынуны арттыру максатыннан уздырыла. Бәйгедә 4 яшьтән алып 15 яшькәчә теләге булган һәр бала катнаша ала. Ул түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырылачак: – 4-5 яшьлек балалар; – 6-7 яшьлек балалар; – 8-9 яшьлек балалар; – 10-12 яшьлек балалар; – 13-15 яшьлек балалар. Бәйгедә катнашучылар Татарстан шагыйрьләренең әсәрләрен куллана ала. Сәнгатьле уку (яттан яисә монитор экраныннан карап) яздырылган видеофайллар кабул ителә. Катнашучыларның чыгышы рус яисә татар телләрендә 3 минуттан артмаска тиеш. Бәйгедә катнашу өчен гаризалар һәм түләү турында квитанцияләр 2019 елның 1 мартыннан 20 апреленә кадәр 8 нче санлы китапханәдә ЗЯБ бистәсе, 15/18-72 йорты адресы буенча һәм cbs_filial8@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 46-67-37
|