Зөлфия Нигманова иҗатына багышланган кичә (18+)

IMG_8213
IMG_8208
IMG_8201
IMG_8187
IMG_8152
IMG_8128
IMG_8139
IMG_8303
IMG_8124
IMG_8110
IMG_8097

26 сентябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Йолдызың балкып торсын» дигән исем астында «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы, алты шигъри җыентык авторы Зөлфия Нигмановага 70 яшь тулу уңае белән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә юбилярны Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин, шәһәребез язучылары Мансур Сафин, Зөләйха Минһаҗева, Рубис Зарипов, Әлфия Ситдыйковалар ихлас күңелдән котладылар.

Кичә дәвамында Зөлфия Нигманова сүзләренә язылган җырлар (“Улыма”, “Яңа Ишлем”, “Сабантуй” һ.б.) Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов, җырчылар Сәрия Нәбиуллина, Илсөяр Зарипова, Зөлфия Җиһан, Вера Васильева, шәһәребездә танылган «Замана»  вокаль ансамбльләре тарафыннан башкарылды.

Кичә тәмамлану алдыннан Зөлфия Нигманова үзенең яңа язылган шигырьләрен укучыларга тәкъдим итте, һәм аның белән бәйрәмен уртаклашкан тамашачыларга олуг рәхмәтләрен җиткерде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: