«Минем республикам – Минем Татарстан!» патриотик акциясе (0+)
25
Август 2017
Җомга
Татарстан Республикасы көне уңаеннан 24 август көнне 16 нчы санлы китапханә «Минем республикам – Минем Татарстан!» дип исемләнгән патриотик акция үткәрде. Бәйрәмгә килгән кунаклар «Сөй һәм бел үз төбәгеңне» викторина сорауларына җавап бирделәр, туган якка багышланган шигырьләр сөйләделәр, төрле татар халык уеннарында актив катнаштылар. Чарада катнашучы һәркемгә Татарстан Республикасының Дәүләт флагы төсендәге тасма бүләк иттеләр. Бәйрәм «Татарстан, мин яратам сине!» флешмобы белән тәмамланды. |