12нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе фольклор кичәсе үткәрде
21
Февраль 2017
Сишәмбе
21 нче февраль көнне 12 нче санлы татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү китапханәсе Халыкара туган тел көне уңаеннан «Энҗе чәчтем-энҗе җыям» дип аталаган фольклор кичәсе үткәрде. Китапханәче укучыларга татар балалар фольклорының үз эченә күптөрле жанрларны алуы, «Багу поэзиясе», «Күңел ачу фольклоры», «Уен фольклоры» кебек төркемнәргә бүленүе хакында сөйләде. Укучылар үзләре белгән санамыш, әйтеш, алдавыч, иярмешләрне искә төшерделәр. Бик матур итеп такмаклар һәм борынгы заманнарда ук халкыбыз тәрбияви-гамәли тәҗрибәсе буларак кулланган бишек җырларын җырладылар. Татар халкының төрле кызыклы уеннарын уйнадылар. Кичәгә китап күргәзмәсе һәм электрон презентация әзерләнде. |