Рәзинә Мөхиярнең «Күңел тәрәзәләрем» китабын тәкъдим итү кичәсе узды
29 ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Рәзинә Мөхиярнең яңа басылып чыккан «Күңел тәрәзәләрем» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Бу чарага шәһәребез язучылары, «Лейсан» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары, китап укучылар, Чаллы педагогия университеты студентлары чакырылган иде. Кичәдә шагыйрәне яңа китабы басылып чыгу уңае белән Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары – шагыйрьләр Әнвәр Шәрипов, Рубис Зарипов, Зөләйха Минһаҗевалар котлап, шагыйрәгә иҗат уңышлары теләделәр. Кичәнең бизәге булып Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина, автор-башкаручы Зөлфия Җихан, һәм Чаллы педагогия университетының «Агымсу» вокаль ансамблье башкаруында шагыйрә сүзләренә язылган «Туган нигез», «Дуслар», «Бөрлегән», «Татарстан» җырлары яңгырады. Кичә шигъри җыентыкта урын алган шигырьләр белән аралашып алып барылды. |