Шәһәр үзәк китапханәсендә «Халкымның күңел бизәкләре» дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды
10
Октябрь 2016
Дүшәмбе
8 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көне кысаларында, Шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә «Халкымның күңел бизәкләре» дип исемләнгән фольклор кичә уздырылды. Кичәгә «Һәдия» клубына йөрүче шәһәрдәшләребез килгән иде.
Әлеге чарага килгән кул эшләре осталары үзләре ясаган, чиккән, бәйләгән әйберләрне күрсәтеп кенә калмады, ә аларга җан өрү серләре белән дә уртаклаштылар. Кунаклар алып килгән кул эшләре буенча бик матур күргәзмә оештырылды. |