«Искә алу да авыр, онытырга да ярамый!» Хәтер һәм кайгы көне (6+)

22 июньдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге «Гренада 4,5» җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Исаева С.С. белән берлектә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аның хезмәткәрләре өчен «Искә алу да авыр, онытырга да ярамый!» дигән Хәтер һәм кайгы көне уздырды. 1941 елның 22 июне — Ватаныбыз тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе. 

IMG_6677
IMG_6678 (2)
IMG_6690
IMG_6697
IMG_6682

Чарада катнашучылар, тын да алмыйча, Юрий Левитанның Бөек Ватан сугышы башлану турында игълан итүенең тарихи аудиоязмасын тыңлады. Китапханәче сөйләгәннәрдән кунаклар Ватаныбыз өчен көрәшкән солдатлар, фронтта һәм тылда балаларның кыюлыклары турында белде. Яшь укучылар дулкынланып һәм хисләнеп геройлар хөрмәтенә сугыш турында шигырьләр укыды. Тирән рәхмәт һәм Туган илебез азатлыгы өчен гомерен биргәннәр өчен кайгы билгесе итеп, «Хәтер шәме — 2026» Бөтенроссия онлайн-акциясе кысаларында шәм кабызды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: