«К. Ушинскийның әкияти дәресләре» әдәби сәгате (6+)

11 мартта 3 нче санлы китапханә «Балалар язучылары — балаларга» программасы кысаларында яшь укучылар өчен «Константин Дмитриевич Ушинскийның әкияти дәресләре» әдәби сәгате уздырды.
Ушинский нәни укучыларын уку һәм язу кызыклы һәм авыр булмаслык итеп өйрәтергә хыялланган. Ул кызыклы хикәяләр, әкиятләр, табышмаклар яза башлаган. Шулай итеп башлангыч сыйныф өчен ике дәреслек барлыкка килгән. «Туган тел» һәм «Балалар дөньясы» дип аталган бу әсбаплар буенча балалар мәктәптә белем алган. Ушинский китаплары укучыларга үзләре әле яши генә башлаган зур дөньяның зур һәм кечкенә серләрен ача!

20260311_102328
20260311_103339
20260311_105107

Чарада катнашучылар Константин Дмитриевичның әдәби тормышы белән танышты, кызыксынып «Как рубашка в поле выросла», «Четыре желания» хикәяләрен тыңлады, һәр әкият һәм хикәяне укыганнан соң, геройларның гамәлләре турында фикер алышты, үз фикерләре белән уртаклашты, викторина сорауларына җавап бирде, «Бергә кысан, ә аерым ямансу», «Беркемгә дә яхшылык кылмаган кеше үзе дә яхшылык күрмәс» әйтемнәренең мәгънәсе турында сөйләште. Чара азагында яшь укучылар «Ел фасыллары» мультфильмын карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: