«Китапханә логотипын яса!» иҗади бәйгесе (18+)

Бесплатно
Время проведения: С 2 февраля по 2 марта 2026 года

2026 елның 2 февраленнән 2 мартына кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе «Китапханә логотипын яса!» иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгенең максаты — Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының киләчәктә корпоратив, мәгълүмати һәм реклама материалларында куллану өчен актуаль, концептуаль һәм истә калырлык визуаль логотипын ясау. 

Катнашу өчен профессиональ дизайнерлар, рәссам-графиклар, профильле уку йортлары студентлары, шулай ук график дизайн өлкәсендә кирәкле күнекмәләре булган кызыксынучы затлар чакырыла. 

Бәйгедә катнашу бушлай.
Бәйге эшләре 2026 елның 2 мартына кадәр кабул ителә. 
Эшләр оештыручының электрон почтасына cbs-art@mail.ru җибәрелә.
Телефон: 89172712747.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: