Рус шагыйре, декабрист Кондратий Федорович Рылеевның тууына 230 ел (1795 – 1826) (12+)

Кондратий Фёдорович Рылеев 1795 елның 29 сентябрендә Санкт – Петербург губернасының Батово гаилә утарында вак дворян гаиләсендә туа. Әтисе отставкадагы офицер була, ә әнисе чыгышы белән немец дворяннар нәселеннән. Кондратий Беренче Петербург кадет корпусында белем ала. Аның беренче лирик һәм шаян шигырьләре шул чорга туры килә. Кадет корпусын тәмамлагач, ул офицер дәрәҗәсе ала. Ркс армиясенең чит ил походларында катнаша. 

1814 елда Рылеев Дрезденда яши. Россиягә кайтып, Белогорье бистәсендә хезмәт итә. Помещик Тевяшёвның кече кызы Наталья белән танышып, аңа өйләнә, Анастасия исемле кызлары туа. 1818 елда подпоручик дәрәҗәсендә отставкага чыга. Шуннан соң алар Санкт-Петербургка күченә.
1821 елдан Петербург җинаять эшләре мәхкәмә палатасының утырышчысы булып хезмәт итә, «Ирекле Россия сүз иҗатын сөючеләр җәмгыяте»нә керә. 1823 – 1825 нче елларда Бестужев белән бергә «Полярная звезда» альманахын чыгара. 

1823 елда Төньяк декабристлар җәмгыятендә катнаша.
1824 елда Россия – Америка компаниясе канцеляриясенең җитәкчесе була.
Әдәби эшчәнлеге 1820 елда «К временщику» танылган сатирик одасын бастырып чыгарудан башлана. 1825 елда «Думы» дигән беренче җыентыгы, тарихи эчтәлекле патриотик шигырьләр циклы басылып чыга, «Войнаровский» поэмасы, «Наливайко» тәмамланмаган поэмасының аерым өзекләре дөнья күрә.

Шагыйрьнең иҗади мирасына «Олег Вещий», «Мстислав Удалый», «Смерть Ермака», «Иван Сусанин» кебек тарихи җырлар циклы да керә. Шулай ук «Александру I», «Гражданин», «Ах, тошно мне…», «Весна», «На смерть Чернова», «На смерть Байрона», «Бестужеву» һ.б. шигырьләре танылу ала.
Рылеев үзен поляк теленнән тәрҗемәче ролендә сынап карый.
Шагыйрьнең язмышы 1825 елда күтәрелештән соң фаҗигале өзелә. 1826 елда Петропавлов кирмәнендә Рылеев асып үтерелә. 
Рылеев Кондратий Федорович тарихка талантлы шагыйрь, югары идеаллар кешесе, гаделлек һәм ирек өчен көрәшүче буларак кереп кала, аның тормышы Ватанга фидакарь хезмәт символына әйләнә.

Поделиться: