«Картаюны кисәтү – хәрәкәт чиксезлегендә» сәламәтлек сәгате (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлегендә «Сәламәтлек» клубы кысаларында «Картаюны кисәтү – хәрәкәт чиксезлегендә» темасына сәламәтлек сәгате узды. Гомер озынлыгы еллар белән исәпләнә, ә аның сыйфаты – сәламәтлек белән. Сәламәт булу – кешенең табигый теләге, һәм ул иртәме-соңмы сәламәтлеге турында уйлана башлый, чөнки яшь узган саен тормыш алып бару өчен көч запасы кими. Чараны алып баручы өлкән яшьтә ничек итеп сәламәтлекне сакларга икәнлеге турында сөйләде. Катнашучыларны өлкән яшьтәге кешеләр организмының үзенчәлекләре, бу яшьтәгеләрдә еш очрый торган төп авырулар, актив эшчәнлек һәм актив ял турында сөйләүче китаплар белән таныштырды. Әңгәмә барышында китапханәче сәламәт тормыш рәвеше алып бару, дөрес туклану һәм тормышка уңай караш буенча тәкъдимнәр бирде. Катнашучылар үзләре дә буыннар, кул, аяк һәм муен мускулларын ныгыту өчен күнегүләр комплексын тәкъдим итте. Сәламәтлек сәгате күңелле физзарядка белән тәмамланды. 

f5c84ef9-381e-4bef-b7dd-288f11a6eb1e
2e40b31a-8956-4384-a00b-e22e4660de08

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: