«Бергә террорга каршы» Чаллы шәһәре буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең ММЧ белән элемтә буенча бүлек башлыгы белән очрашу (12+)
Җәмгыятьтә террорчылык һәм экстремистлык күренешләре белән көрәшүдә төп юнәлешләрнең берсе аларны кисәтү булып тора. 26 сентябрь көнне террорчылыкка каршы көрәшкә теләктәшлек белдерү көне уңаеннан, 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныфлылар өчен «Бергә террорга каршы» исеме астында Чаллы шәһәре буенча РФ Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең ММЧ белән элемтә буенча бүлек башлыгы А.П.Муллин белән очрашу оештырды. Артур Петрович Муллин үз тәҗрибәсеенән мисаллар китерде, террорчылар һәм экстремистларның яшь буын вәкилләренең күбесе әлеге өлкәдә тиешле белемнәре булмау, төгәл тормыш позициясен табарга өлгермәүләреннән файдаланып, яшьләр арасында активрак эшләүләре турында аңлатты. Дискуссия барышында террорчылыкны кисәтү сораулары, шул исәптән куркыныч хәлгә эләкмәс өчен кирәкле саклану чаралары, гражданлык уяулыгының әһәмияте һәм шикле әйберләргә юлыкканда нишләргә кирәк икәнлеге турында сораулар каралды. Балалар актив рәвештә янаучы куркынычларга игътибарлы булу буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклашты.
|