«Кызык гамәлләр» уен программасы (0+)

26 июль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Кызык гамәлләр» дигән уен программасы үтте.

веслые затей
20240705_102620
IMG_20240628_110003
IMG_20240628_105531
IMG_20240705_091830

Программа күпсанлы күңелле бәйгеләр, табышмаклар һәм уеннарга бай булды, һәм бер баланы да битараф калдырмады. Балалар алып баручы белән бергә мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, анда «Әкиятләр аланы», «Бер капчык җәйге табышмаклар» дигән кызыклы викториналарда катнашты, шаян сорауларга җавап бирде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур мавыгу белән «Төз ат», «Балыкны тот» уеннарында, «Кенгуру», «Шаркылдыклар» бәйгеләрендә катнашты. Чара күңелле узды һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: