«Әкиятләр дөнья буйлап сәяхәт итә» күргәзмә-викторинасы (6+)

17 июль көнне 10 нчы санлы китапханә үзенең яшь китап сөюче дусларын  Россиядә Бердәм фольклор көнен бәйрәм итәргә чакырды.

сказки путишествуют
10ф. Выставка-викторина «Сказки путешествуют по свету»1
10ф. Выставка-викторина «Сказки путешествуют по свету»2
10ф. Выставка-викторина «Сказки путешествуют по свету»3
10ф. Выставка-викторина «Сказки путешествуют по свету»4

Көн дәвамында китапханәдә «Дөнья буйлап әкиятләр сәяхәт итә» күргәзмә-викторинасы эшләде. Китапханәчеләр кызыклы әдәбият әзерләгән иде, күргәзмәдә төрле халык әкиятләре, шулай ук барыбыз да яраткан рус һәм чит ил язучыларының әкиятләре тәкъдим ителде. 
Балалар матур рәсемле, кызыклы әкият китаплары белән танышып кына калмады, ә аларны өйләрендә укырга да алды. Күргәзмәдә һәр сорау билгесе астында табышмаклар һәм әкиятләр буенча катлаулы сораулар яшеренгән иде, балалар тапкырлыкларын эшкә җигеп, аларга җавап бирде. Дөрес җавап бирүчеләрнең барысына да татлы бүләкләр бирелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: