«Китап йорты» танышу экскурсиясе (0+)

9 июль көнне 10 нчы санлы китапханә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне китапханә белән танышу экскурсиясенә чакырды.  
Китапханә — ул кирәкле һәм файдалы мәгълүматларга бай урын. Китапханә диварлары артында нәниләр матур, рәсемле, кызыклы китап һәм журналлар дөньясына кереп чумды. 

аеп
10ф. Экскурсия-знакомство «Книжкин дом». Знакомство с абонементом
10ф. Экскурсия-знакомство «Книжкин дом». Наши будущие читатели
10ф. Экскурсия-знакомство «Книжкин дом». Что означает слово «библиотека»
10ф. Экскурсия-знакомство «Книжкин дом». Что такое формуляр читателя
10ф. Экскурсия-знакомство «Книжкин дом»
Монда балалар китапханәче белән бергә китапханә дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды: «китапханә» сүзенең нәрсә аңлатуы турында белде, китапханәнең төп кагыйдәләре белән танышты, китапларны ничек кулланырга, китапханәгә ничек язылырга һәм укучы формулярының нәрсә икәнлеген искә төшерде. Китаплар илендә балалар бик күп кызыклы табышмакларны чиште, «Әкият юлларыннан» викторинасы сорауларына җавап бирде.
Абонементка эләгеп, укучылар бик теләп китап киштәләрен карады, анда урнаштырылган китапларның күплегенә шаккатты. 
Китапханәгә беренче тапкыр килү бик кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы булды. Тиздән әлеге балалар да китапханәнең даими укучыларына әйләнер дип ышанасы килә. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: