«Бер ромашка, ике ромашка…» иҗади остаханәсе (6+)
9
Июль 2024
Сишәмбе
Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне – гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланган бәйрәм билгеләп үтелә. Бу көнгә 16 нчы санлы китапханә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Бер ромашка, ике ромашка…» дигән иҗади остаханә үткәрде. Башта китапханәче күркәм гаилә тормышы: Петр һәм Феврония турында, һәм ни өчен нәкъ менә бу изгеләрнең исемнәре белән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бәйле булуын сөйләде. |