«Бергә уйнау күңелле» өстәл уеннары сәгате (6+)
4
Июль 2024
Пәнҗешәмбе
3 июль көнне 17 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Бергә уйнау күңелле» дигән чара уздырды. Өстәл уеннары укучыларны бер зур һәм дус компаниягә берләштерде. Балалар «Мафия», «10 секундта җавап бир», «Мин кем?» уеннарын уйнады, ребуслар, башваткычлар чиште һ.б. Балаларның яңгыравык шатлыклы авазлары туктап тормады – беркем дә ямансулап утырмады. Чара азарт белән, мавыктыргыч үтте, барысы да китапханәдә уздырган вакыттан канәгать калды һәм тагын килергә теләк белдерде.
|