«Пушкин әкиятләре» кычкырып укулар (0+)

6 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә Россиядә Пушкин көне кысаларында «Пушкин әкиятләре» дигән кычкырып укулар үткәрелде.
Көн дәвамында «Пушкинны укыгыз, дуслар» дигән китап күргәзмәсе янында балалар әкиятләрдән өзекләрне укыды. Китапханәче укучыларга шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы, Александр Сергеевичның иң танылган әсәрләре һәм бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. 

вымпвымвым
23ф. Громкое чтение «Пушкинские сказки» (0 )
23ф. Громкое чтение «Пушкинские сказки» (0 ) (4)
23ф. Громкое чтение «Пушкинские сказки» (0 ) (3)
23ф. Громкое чтение «Пушкинские сказки» (0 ) (2)

Теләге булганнар «А.С. Пушкин әкиятләре юллары буйлап» дигән күңелле викторина сорауларына җавап бирде, аның барышында әкиятләрдәге гыйбарәләрнең азакларын искә төшерде, тәкъдим ителгән өзекләрне дәвам итте, иллюстрацияләр буенча әсәр исемнәрен атады һәм әкият кроссворды чиште.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: