«Экология гаиләдә башлана» күргәзмә-викторина (6+)

5 июнь, Әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә, Үзәк балалар модель китапханәсенең кече яшьтәге балалар бүлегендә Бөтенроссия экологик викторинасы кысаларында  «Экология гаиләдә башлана» дигән күргәзмә-викторина үткәрелде.

ыакпавпиВЫпивып
1717589772713
1717610453673
1717610453682
1717658975824
IMG-20240604-WA0010

Кызлар һәм малайлар безнең илдә табигатьне саклау буенча нинди чаралар уздырылуы турында белде һәм тере табигатьне ничек сакларга кирәклеге турында үз фикерләре белән уртаклашты. Викторина сорауларына җавап бирер өчен, балалар матур иллюстарцияле китаплар күргәзмәсенә мөрәҗәгать итте. Һәр басмада сорау язылган кәгазь беркетелгән иде, ә җавапны шул ук китапта күрсәтелгән биттә табарга мөмкин булды. Укучылар бик теләп китапларны карады һәм катлаулы булмаган, әмма мөһим сорауларга җаваплар эзләде. Һәрберсе эзләнү эшчәнлеге алып барган өчен Бөтенроссия экологик викторинасында катинашучы дипломы алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: