«Пушкин әкиятләре һәрчак хәтердә» белгечләр турниры (18+)
Бөек шагыйрьнең тууына 225 ел узса да, аның даһилыгы безнең арада йөреп, йөрәкләрдә һәм акылда иң яхшы уйлар тудыра… Әлеге истәлекле көн уңаеннан 1 нче санлы китапханә «Пушкин әкиятләре һәрчак хәтердә» дигән белгечләр турниры уздырды. Чара җылы иҗади рухта узды, катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәи иҗатын искә төшерде, «Нинди гүзәл әкиятләр!» әдәби викторинасы сорауларына җавап бирде, «Шигъри буталчык»ны чиште, таныш әкиятләрендәге геройларны һәм явызларны искә төшерде һәм тәкъдим ителгән өзекләрне дәвам итте, кроссворд чиште. |