«Җир тирәли сәяхәт» уен-ярыш (6+)
3
Июнь 2024
Дүшәмбе
3 июнь көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Җир тирәли сәяхәт» дигән уен-ярыш узды. Балалар географик ачышлар һәм Фернан Магеллан, Семен Дежнёв, Афанасий Никитин һ.б. бөек сәяхәтчеләр белән танышты. Яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән төрле транспорт чараларында – мотоциклларда, яхтада, велосипедта, джип-амфибиядә, һава шарында җирне әйләнеп чыккан кешеләр турында сөйләгәнне тыңлады. Укучылар Россия тарихында беренче булып үзе генә суда җир тирәли сәяхәт иткән Федор Конюхов турында мәгълүмат алды. Чарада катнашучылар материклар, илләр, шәһәрләр, анда яшәүчеләр турында белемнәре буенча көч сынашты. Викторина сорауларына иң күп дөрес җавап биргән уенчылар җиңүче булды һәм татлы призлар алды. |