Гомумроссия китапханәләр көне – һөнәри бәйрәм
28 май көнне шәһәр үзәк китапханәсендә Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Әлеге бәйрәм көнне китапханә хезмәткәрләрен «ҮКС» МБУ рәхмәт хатлары, шәһәр мәдәният хезмәткәрләре профсоюз комитетының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләделәр, шулай ук Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Мактау Китабына кертелү турында Белешмә тапшырылды. Китапханә директоры В. М. Гайнуллина китапханәче эше катлаулы, әмма мавыктыргыч һәм мөһим һөнәр булуын билгеләп үтте. Һәркөнне китапханәчеләр укучылар өчен гаҗәеп китаплар дөньясын ача һәм аларга укуны яратырга ярдәм итә. Алар үз белемнәре белән генә уртаклашып калмый, һәр укучыга әдәбият белән аралашудан шатлык китерә. Гомумроссия китапханәләр көне – мөһим вакыйга, ул китапханәчеләрнең белемнәрне, мәдәниятне һәм мәгърифәтне саклау һәм үстерүдә зур өлешен билгеләп үтәргә мөмкинлек бирә. Бу көнне без барлык китапханә хезмәткәрләренә армас-талмас хезмәтләре һәм үз эшләренә тугры калулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. 1 июнь көнне профсоюз комитеты хезмәткәрләр өчен, Гомумроссия китапханәләр көне дәвамы буларак, Уфа каласына мавыктыргыч сәяхәт оештыра. |