«Кызыклы әдәбият» интеллектуаль викторина (6+)
29
Май 2024
Чәршәмбе
27 май көнне шәһәр үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлегендә, Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган ачык ишекләр көне кысаларында, «Кызыклы әдәбият» дигән интеллектуаль викторина уздырылды. Әдәби викторина катнашучыларның фикерләү эшчәнлеген активлаштырырга һәм әдәбият өлкәсендә яңа белемнәр алырга ярдәм итте. Иң активлары истәлекле бүләкләргә ия булды. |