«Укырга вакыт!» Ачык ишекләр көне (0+)

27 май көнне 15 нче санлы китапханәдә Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган «Укырга вакыт!» дигән Ачык ишекләр көне узды. 
Бу көнне китапханә бар укучылар өчен ишекләрен ачты. Иң яшь китап сөючеләр өчен «Китап белән дуслаш» дигән театральләштерелгән экскурсия үткәрелде. Патшабикә Китап һәм Убырлы Карчык балаларны китапханә һәм китапны куллану кагыйдәләре белән таныштырды. Укучыларга китапханә патшалыгы буенча үтәргә, журналлар һәм китаплар карарга мөмкин булды.

нросан
1716544113954
1716544113974
1716545195250
1716796103154
1716796103259
1716805655612
1716805655595
Яшүсмерләр өчен «Көн артыннан көн китаплар дөньясында» дигән китапханә дәресе оештырылды. Яшьләр китапханә каталогларын ничек кулланырга икәнлеген һәм библиотека-челны.рф сайтындагы мөмкинлекләр турында белде. Балалар «Китапханә ребусы» уенында, «Китап турында мин нәрсә беләм» бәйгесендә һәм «Язучыларның башка һөнәрләре» викторинасында катнашып, үзләрен чын китапханәчеләр итеп тоя алды.  
Көн дәвамында өлкән укучылар өчен «Китапханә лабиринтлары буйлап» дигән экспресс-викторина уздырылды, аның ярдәмендә теләге булган һәркем әдәбият һәм китапханәләр тарихы буенча үз белемнәрен сынап карый алды. Чарага «Китап сөючеләргә» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда укучылар популяр китап басмалары белән танышты. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: