«Синең китапханә сине һәрчак көтә» китапханәгә экскурсия (0+)
27 май көнне илебездә Гомумроссия китапханәләр көне – барлык китапханәчеләр һәм аларның укучылары өчен һөнәри бәйрәм билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе барлык китап сөючеләр өчен үз ишекләрен ачты һәм «Синең китапханә сине һәрчак көтә» дигән экскурсия уздырды. Ачык ишекләр көне бик күңелле узды, чөнки китапханә ул дусларча аралашу, уеннар һәм вакытны файдалы итеп уздыру өчен бик яхшы урын.
|