«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты актив катнашучылары Үзәк балалар модель китапханәсендә (6+)

«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты актив катнашучылары Үзәк балалар модель китапханәсендә кунакта булды. Юнысов Инсаф һәм Исмәгыйлев Илдар китапханәгә килде һәм бу турында үзләренең «Укучының мәдәни көндәлеге»нә язып куйды.

аыпыавпфп
IMG_1709
IMG_1713
IMG_1726
PHOTO-2024-05-22-11-01-17
PHOTO-2024-05-22-11-01-12

«Укучының мәдәни көндәлеге» – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылучы әһәмиятле мәдәни-белем бирү проекты. Әлеге проект шартлары буенча, ел дәвамында малайлар актив рәвештә шәһәребез һәм Татарстан Республикасының мәдәни учреждениеләрендә булды.
Балалар өчен китапханәнең яңартылган заллары буйлап экскурсия үткәрелде, алар үзләре китап кыстыргычлары ясады, яңа китап фонды, компьютер залы һәм «Тылсымлы дивар» белән танышты.
Татарстанның мәдәни мирасына карата игътибарлылыклары һәм мәхәббәтләре өчен «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан» балаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: