«Гаиләдә дуслык һәм дөнья гаиләләре турында» танып белү программасы (6+)

17 май көнне Үзәк балалар модель китапханәсе Г.М.Хәкимова исемендәге Чаллы картиналар галереясында «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясендә катнашты һәм балалар, аларның әти-әниләре өчен «Гаиләдә дуслык һәм дөнья гаиләләре турында» дигән танып белү программасы уздырды. 

Кунаклар дөнья халыкларының гаилә гореф-гадәтләренә кереп чума һәм викторина, бәйгеләрдә катнаша алды. Кызлар һәм малайлар үз гаиләләрендә нинди гореф-гадәтләр булуы, буш вакытларын ничек уздырулары, әти-әниләренә өйдә ничек булышулары турында сөйләде. Балалар, сурәтләре буенча әкиятләрдәге гаиләләрне атап, интерактив викторина сорауларына актив җавап бирде, быел йөз яше тулган «Мурзилка» журналы битләрендәге биремнәрне башкарды.

дцб2
IMG-20240517-WA0004
IMG-20240517-WA0005
IMG-20240517-WA0009
IMG-20240517-WA0012
дцб1

«Гаиләнең яхшы китаплары» күргәзмәсе акциядә катнашучыларны матур бизәлеше һәм күркәм эчтәлеге белән җәлеп итте. Теләге булганнар китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класста катнашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: