«Китап бизәлеше сәнгате: рәссам-иллюстраторлар иҗаты» дәрес-вернисаж (6+)
13 май көнне 13 нче санлы китапханәдә Новосибирск өлкә китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында чара узды. Чара барышында балалар иллюстраторларның озак вакыт таләп итә торган эш процессы турында белде, иң яхшы рус иллюстраторлары иҗаты аша сәнгатьчә образларның кабатланмас дөньясына кагылырга тырышып карады. Китапханәче рәссам-иллюстраторлар Евгений Чарушин, Владимир Сутеев, Евгений Рачёв, Виктор Чижиков, Леонид Владимирский иҗатлары белән таныштырды. Алар һәрберсе дөньяны үзенчә күрә, һәрберсенең үз сәнгать манерасы һәм кабатланмас стиле, бер үк әсәр һәр оста иҗатында төрлечә ачылырга мөмкин. |