«Китапханә һәм яңа буын: китап белән киләчәккә» эшлекле уен (12+)
13 май көнне 11 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен, Новосибирск өлкә яшьләр китапханәсе оештырган «Китапханә диктанты» Бөтенроссия агарту акциясе кысаларында, «Китапханә һәм яңа буын: китап белән киләчәккә» дигән эшлекле уен узды. Ике командага бүленеп, балалар төрле биремнәр үтәде. «Библиографик анонс», «Мавыктыргыч библиография», «Белешмәлекләр, сүзлекләр – безгә барысын да табарга ярдәм итәр!», «Китапханәнең белешмә-библиографик аппараты – мәгълүмат эзләүгә ачкыч», «Тапкырлар һәм зирәкләр бәйгесе» дигән бәйгеләр вакытында укучылар үз белемнәрен һәм зирәклекләрен күрсәтә, фантазия һәм акылларын эшкә җигә, үзләренең мәгълүмати яктан культурасын һәм китапханә-библиографик белемнәрен күрсәтә, ә иң мөһиме – рольгә керү белүләрен күрсәтә алды. Әйе-әйе, гаҗәпләнмәгез. Чара вакытында ике команда да китапханә хезмәткәрләре – китапханәчеләр һәм библиографларга әйләнде, үзләрен китапханәдә эшли дип күзалдына китерде. Һәм бәйгедә җиңү бу эшне никадәр дөрес һәм чынга охшатып башкаруларыннан торды. |