Паустовскийның «Похождения жука-носорога» әсәрен кычкырып укулар (0+)

Җиңү көне алдыннан 10 нчы санлы китапханә, «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XV Халыкара акциясендә катнашу кысаларында,  мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Паустовскийның «Похождения жука-носорога» әкияте буенча фикер алышу белән кычкырып укуларга чакырды. Акцияне оештыручы – «Самара өлкә балалар китапханәсе» ДБМУсе.

Нәниләргә Бөек Ватан сугышы турында аңлаешлы итеп ничек сөйләргә? Андый катлаулы нәрсәләрне әкият формасында аңлатырга кирәк икән. «Похождения жука-носорога» әсәрен Константин Паустовский 1945 елда язган.

громкие чтения ц345
10ф. Громкое чтение «Похождения жука-носорога». Знакомимся с писателем
10ф. Громкое чтение «Похождения жука-носорога». КВ
7мая

Әкиятне тыңлап, балалар солдат Петр Терентьев, аның улы Степа һәм малайның сугыштан герой булып әйләнеп кайткан әтисенә бүләк иткән бөҗәге турында белде. Әлеге «солдат әкияте» вакыйгалары бөҗәк күзлегеннән чыгып сурәтләнә. Ул сугышның ни икәнен аңламый, әмма бар табигать, барлык кешеләр кебек үк җир йөзендәге бу иң җимергеч көчтән авырлыклар кичерә. 
Китап балаларга һәрберсе үз өе, гаиләсе, җире һәм андагы эше турында хыялланучы солдатлар тормышын ачып сала. Һәм кечкенә бөҗәк барысы өчен дә йорт учагы символына әйләнә. 

#ЧитаемДетямоВОВ2024

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: