«Гаилә – иҗат учагы» язучы Марс Яһудин белән очрашу (6+)
24
Апрель 2024
Чәршәмбе
Гаилә елы һәм «Гаилә белән китапханәгә!» акциясе кысаларында, 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Гаилә – иҗат учагы» исеме астында Чаллы язучысы Марс Яһудин белән очрашу уздырды. Чарага әдәбият сөючеләр, педагогия көллияте студентлары һәм Чаллы язучылары Р. Аллабирде, Р. Гыйләҗева килде. Укучылар язучыны игътибар белән бирелеп тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларнын яудырды, автор белән бергә фотога төште. Әдәби очрашу җылы аралашу рухында узды. |