«Космик киңлекләргә очыш: ул ничек булган!» музыкаль композиция (18+)
12 апрельдә илебез Космонавтика көнен билгеләп үтә. Бу бөтенхалык бәйрәме, чөнки бу көнне дөньяда беренче тапкыр «Восток» космик кораблендә планетаның беренче космонавты очыш ясый. Ул безнең ил гражданины Юрий Алексеевич Гагарин. Быел легендар космонавтның тууына 90 ел. «Ветеран» клубында узган «Космик киңлекләргә очыш: ул ничек булган!» дигән музыкаль композиция дә әлеге темага багышланды. Кузьминых Валентина Анатольевнаның чыгышы зур кызыксыну тудырды. Ул Юрий Гагарин, күп еллар үзе җитәкчелек иткән авиация һәм космонавтика музее, Татарстан һәм Чаллының космонавтика белән бәйлелеге, Чаллыга һәм өченче мәктәп музеена килгән космонавтлар турында сөйләде. |