«Күңелле космодром» уен программасы (6+)

11 апрельдә 15 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен Космонавтика көненә багышланган «Күңелле космодром» дигән уен программалары үткәрде. 
Елдан-ел кешенең космоска беренче очышы вакыйгасы ерактарак кала бара. Әмма ул тормышка ашсын өчен никадәр зур эш башкарылуын истә тотарга кирәк. Чара барышында китапханәче танылган космонавтлар, хәзерге заман ачышлары, космоста эшләү авырлыклары турында сөйләде. Балалар серле йолдызлар һәм планеталар дөньясына кереп чумды, «Космонавтика» музеена мавыктыргыч виртуаль сәяхәт кылды.

роопоововп
1712837403926
1712837243900
1712837243888
1712837010815
1712836557138
10ф. Портфолио космонавта «Калейдоскоп событий гагаринских открытий»
1712837010826

«Очышка әзерлек», «Чит планеталылар» һәм «Яшь астронавт» уеннарында һәм бәйгеләрендә балалар космоска очарга әзерлек буенча сынаулар узды. Алар җитезлекләрен, чыдамлыкларын һәм вестибуляр аппаратларын тикшереп карады. Сәяхәтчеләргә космик викторина сорауларына җавап бирер һәм космик табышмакларны чишәр өчен, көч һәм җитезлек кенә түгел, ә белем һәм тапкырлык та кирәк булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: