«Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!» спорт көне (0+)

6 апрель көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә, ел саен 7 апрельдә бөтен дөнья буенча билгеләп үтелүче һәм рухи һәм физик сәламәтлекнең әһәмияте турында искә төшерергә, балаларда физик культура һәм спортка карата кызыксынуны арттырырга мөмкинлек бирүче Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында, «Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!» дигән спорт көне узды.
Балалар белән «сәламәтлек» һәм «сәламәт тормыш рәвеше» сүзләренең алар өчен нәрсә аңлатуы һәм аны ничек үтәүләре турында әңгәмә үткәрелде. Мульт-залда балалар сәламәт тормыш рәвеше турында «Сәламәтлектән башка яшәп булмый» дигән өйрәтүче видеоролик, «Смешариклар» һәм «Маша и Медведь» серияләреннән спорт турында мультфильмнар карады. Урта мәктәп яшендәге укучылар спорт һәм сәламәтне саклаучы гадәтләр турында электрон викторина сорауларына җавап бирде.  

ририилромрпме
IMG-20240406-WA0008
IMG-20240406-WA0013
IMG-20240406-WA0014
IMG-20240406-WA0027
IMG-20240406-WA0049

Көн дәвамында балалар үзара «Боҗрага ату» уенында, кыршау әйләндерүдә һәм ракетка белән волан атуда ярышты. Узган гасырның 80-90 нчы елларында барлык кызлар яратып уйнаган хәрәкәтчән «Битки» уены барысында да зур кызыксыну уятты. Кул эшен сөючеләрне исә сәламәтлек символы булган тасмалы курчак әзерләү мастер-классы көтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: