«Партизанка Лара» китабы бенефисы (12+)

5 апрель көнне 10 нчы санлы китапханә «Җиңүнең әдәби истәлеге» программасы кысаларында мәктәп укучыларын Н.А.Надеждинаның «Партизанка Лара» китабы бенефисына чакырды.
Китапханәче сөйләгәннәрдән укучылар повестьның барлыкка килү тарихын белде. Чараны алып баручы Надежда Августовна Надеждинаның хатирәләрен укып үтте. Автор сугыштан соң Пионерлар йортларында, китапханәләрдә, мәктәпләрдә балалар белән еш очрашкан. Шундый очрашуларның берсендә ул сыйныфта курчакны күреп гаҗәпкә кала. «Сез курчак белән уйныйсызмыни?» дигән сорауга укучылар: «Бу бит Лараның курчагы!» дип җавап бирә. Яшь эзтабарлар язучыга Лара, аның батырлыгы турында сөйли һәм аның турында язуын сорый. Ул пионерларга сүз бирә. Һәм язучы ленинград укучысы, фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән разведчик Лара Михеенко турында повесть яза.

прьпролрплвлв
10ф. Бенефис книги «Партизанка Лара». КВ
10ф. Бенефис книги «Партизанка Лара». Смортим отрывки из кинофильма
10ф. Бенефис книги «Партизанка Лара»

Балаларның китап белән танышу вакытында әсәрдән өзекләр укылды, «В то далёкое лето…» кинофильмыннан өзекләр күрсәтелде, «Юная партизанка», «Лара Михеенко» шигырьләре һәм герой кызга багышланган «Не только мальчишки» җыры яңгырады. Балалар игътибар белән тыңлады, аннан соң әсәр буенча фикер алышты, уйланды һәм Лараның батырлыгына сокланды. 

Чара азагында мәктәп укучылары өчен китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Анда яшь геройлар турында сугыш темасына китаплар – А.Печерскаяның «Юные герои Великой Отечественной», Л.Кассиль һәм М.Полянскийның «Улица младшего сына», С.Алексеевның «Рассказы о Великой Отечественной войне» һ.б. тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: