«Чуковскийның әкиятләр дөньясы» уку көне (0+)

30 март көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә «Чуковскийның әкиятләр дөньясы» дигән уку көне узды.
Яшь китап сөючеләр күркәм балалар язучысы Корней Иванович Чуковскийның тормыш юлы белән танышты, аның тормышыннан күп кенә кызыклы мизгелләрне белде һәм балаларга үз әкиятләрен укучы Корней Ивановичның чыгышыннан архив видеоязмасын карады.   

Китапханә кунаклары Корней бабайларының тылсымлы әкиятләр илендә мавыктыргыч сәяхәттә булды, алар Корней Иванович уйлап чыгарган табышмакларны чиште, «Телефон», «Путаница», «Мойдодыр» һәм «Муха-цокотуха» шигырьләрен рольләргә бүлеп укыды. Укучылар «Кем – кем була», «Әкиятне искә төшер», «Шигырьне җый» дигән әдәби уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашты. 

амывавыавыаф
IMG-20240326-WA0003
IMG20240329180529
IMG20240330101721
IMG20240330115528
IMG20240330153221

Аеруча Чуковский әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнарны карау балаларның күңеленә хуш килде. Алар зур кызыксыну белән авторның «Гаҗәеп әкиятләр» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итүче китапларын карады. «Хәйләкәр нәни үрмәкүч» мастер-классында исә малайлар һәм кызлар «Муха-цокотуха» әкиятендәге үрмәкүчне ясады.
Чуковскийның әкиятләр иле күңелле һәм кызыклы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: