«Журнал орбитасында» танып белү сәгате (0+)
29 мартта вакытлы матбугат көне кысаларында 23 нче санлы китапханәдә «Журнал орбитасында» дигән танып белү сәгате узды. Китапханә хезмәткәрләре балаларга вакытлы матбугатның нәрсә аңлатуы, журналларны бастырып чыгаруда кемнәр көч куюы турында сөйләде, мөхәррир, корреспондент, рәссам, типография эшчеләренең башкарган эшләре турында мәгълүмат бирде. Балалар китапханә яздырып ала торган «Мурзилка», «Весёлые картинки», «Смешарики», «Маша и Медведь», «Том и Джерри», «Юный натуралист», «Классный журнал», «Тошка», «Мурзилка» кебек балалар өчен чыгучы вакытлы матбугат басмалары белән танышты.
|