«Куркынычсызлык мәктәбе» уен-викторина (0+)
Хәзерге вакытта иң мөһим бурычларның берсе – балаларның үз-үзләрен тотышында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тәрбияләү, үсеп килүче буынга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү һәм килеп чыгарга мөмкин булган экстремаль хәлләрне булдырмый калу. Китапханәче балаларга суда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләре, ут һәм электр җиһазлары белән эш итү кагыйдәләре, урамда таныш булмакган кешеләр белән аралашу турында сөйләде. Тематик сәгать өчен видеопрезентация әзерләнгән иде, ул аңлаешлы итеп балаларга, үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклау өчен, төп кагыйдәләрне җиткерде, «яра», «яралану» һәм «куркынычсызлык» төшенчәләренә аңлатма бирде.
|