«Әдәби экспресс» китапханә уены (6+)
26
Март 2024
Сишәмбе
26 мартта, Балалар китабы атналыгы кысаларында, шәһәр үзәк китапханәсендә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Әдәби экспресс» дигән китапханә уены үтте. Балалар мавыктыргыч китапханә уенында – библиокешингта катнашты. «Библио» тәрҗемәдә «китап», ә «кешинг» — «сер». Димәк библиокешинг — ул китап хәзинәләре эзләү дигән сүз. Яшь укучылар Мәче Базилио һәм Төлке Алиса белән бергә табышмаклар һәм ребуслар ярдәмендә яшерен хәзинәгә юл салды. «Әкият әйберләре», «Китап сере» бәйгеләрендә катнаштылар, Совет мультфильмнарын һәм «Эмодзи» буенча персонажларны таныдылар. Барлык биремнәрне үтәп, алар сандыкта яшерелгән хәзинәне табуга иреште. Һәм иң кыйммәтле хәзинә белемнәр белән тулы Китап булып чыкты. |