«Хис-кичерешләр белән идарә итү» психолог Н.В. Аблизина белән әңгәмә (18+)
20 март көнне 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре гаилә психологы Аблизина Наталья Владимировна белән очрашу оештырды. Наталья Владимировна – гаилә психологы, «Беләм» гаилә психология үзәге җитәкчесе, «Ата-аналар университеты» һәм шәһәр ЗАГСы каршындагы «Ир һәм Хатын мәктәбе» шәһәр программалары лекторы. Ул еш кынв психология мәсьәләләре буенча телевидениедә чыгыш ясый. «Хис-кичерешләр белән идарә итү» темасы укучылар тарафыннан сайлап алынды. Әңгәмә барышында тыңлаучылар үзләре өчен нәтиҗәләр ясады: бәхетле буласың килсә – физик, акыл һәм социаль активлыгыңны ныгыт, тирән сулыш алу күнекмәләре булдыр, дөрес туклан һәм уңай фикер йөрт, 8 сәгатьлек йокы мәҗбүри, шулай ук бүген шатлык китергән кешеләргә рәхмәт белдерү тәҗрибәсен куллану кирәк. Һәм, әлбәттә, көн саен көлү файдалы! |