«Тормыш-легенда» героик портрет сәгате (12+)

19 март көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын «Җиңүнең әдәби истәлеге» дигән программа кысаларында героик портрет сәгатенә чакырды. 
Безнең илебездә күп буыннар үз Туган илләрен саклап көрәшкән чын геройларны ихластан үрнәк итеп үсте. Ирекле-ирексездән, әмма бу кешеләр Ватанга хезмәт итү, бурычка тугры калу һәм чын фидакарьлек үрнәге булды.  
Чара тормышлары кеше яши алмаслык шартларда Ватанга хезмәт итү мисалы булган геройларга багышланды. Анда катнашучылар ике легендар очучы – Советлар Союзы Геройлары М.П.Девятаев һәм А.П.Маресьевларның тормыш юлы һәм батырлыклары белән танышты. 

лаоарвпп
10ф. Час героического портрета «Жизнь-легенда». Представляем книги
10ф. Час героического портрета «Жизнь-легенда». Участники мероприятия
10ф. Час героического портрета «Жизнь-легенда»

Китапханә кунаклары шулай ук М. Девятаевның «Побег из ада» һәм Б. Полевойның «Повесть о настоящем человеке» дигән очучыларга багышланган китаплары белән танышты.

Чара презентация белән үрелеп барды, шулай ук аның барышында шигырьләр, җырлар яңгырады, легендар геройлар турында нәфис кинофильмнардан өзекләр күрсәтелде.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: