«Иң укымышлылар» китапханә квизы (12+)
14
Март 2024
Пәнҗешәмбе
14 март көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Иң укымышлылар» дигән китапханә квизы үткәрде. Квиз җиде раундтан торды. «Тышлыгы буенча китапны бел», «Асты өскә әйләнгәннәр», «Ышанам – ышанмыйм», «Музыкаль», «Бу кем була», «Канатлы гыйбарәләр» һәм «Сорау-җавап» раундларында балалар танылган язучыларның тормыш юлы һәм иҗатыннан кызыклы фактларны искә төшерде, китаплардан цитата һәм афоризмнарны белде, әсәрләрнең авторын һәм исемен ачыклады. |