«SOS: Планета куркыныч астында!» экологик викторина (12+)

14 март көнне 15 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «SOS: Планета куркыныч астында!» дигән экологик викторина уздырды.
Балалар китапханәче белән берлектә экологик сәяхәткә юл тотты: «экология» төшенчәсенең мәгънәсен искә төшерде, хәзерге заманның төп экологик проблемалары турында белде. 

длдлролаоа
1710399755016
сос1

Чара барышында яшүсмерләр «Син урманны беләсеңме?», «Су тамчысы», «Чәчәкләр кәрҗине», «Кайтаваз», «Геройны таны» дигән экологик уен һәм бәйгеләрдә катнашты, шулай ук «Әкиятләр экологиясе» викторинасы сорауларына дустанә җавап бирде. Бик теләп урман табышмакларын чиштеләр, кешенең табигать белән бәйләнешен ачыкладылар.
Чара балаларга әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурсларга сакчыл, җаваплы карау бар кешелек дөньясының киләчәген тәэмин итәргә мөмкинлек бирүен искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: