«Котлаулардан торган язгы букет» бәйрәм программасы (12+)
Халыкара хатын-кызлар көне – яз, чәчәкләр һәм яхшы кәеф бәйрәме. Әле урамнарда кар көртләре, күктән йомшак кына итеп кар бөртекләре төшә, әмма инде һавада яз исе килә, табигать уянырга җыена. Бу матур чорда без иң ямьле бәйрәмнең берсен – 8 мартны билгеләп үтәбез. Язгы кәеф рухында бәйрәм кунаклары танып белү һәм күңел ачу бәйгеләрендә, «Бәйрәм букеты», «Котлаулар аукционы», «Әкият телеграммалары», «Ризык белгечләре», «А дан Я га кадәр хатын-кыз», «Яулык бәйлә» кебек викториналарда катнашты. Чарада катнашучыларга үз белемнәрен һәм зирәклекләрен, тапкырлыкларын, оста хуҗабикә булуларын, иҗади сәләтләрен күрсәтергә тәкъдим ителде. |