«Китап алиһәсе» дигән әдәби сәгать (12+)

Халыкара хатын-кызлар көне якынлашканда, 7 мартта 23 нче санлы китапханәдә киң даирә укучылар өчен «Китап алиһәсе» дигән әдәби сәгать узды.
Рус язучылары хатын-кыз образларында халкыбызга хас иң яхшы якларны ачарга омтылган. Дөньяның бер генә әдәбиятында да без шундый тугры һәм мәхәббәт тулы йөрәге, шулай ук үзенең кабатланмас рухи матурлыгы белән аерылып торучы күркәм һәм саф хатын-кызларны очратмыйбыз. Бары тик рус әдәбиятында гына хатын-кыз күңеленең эчке дөньясын һәм катлаулы хис-кичерешләрен сурәтләүгә шулкадәр күп игътибар бирелә.  

укцпекуцпеукпу
23ф. Литературный час Книжная муза (2)
23ф. Литературный час Книжная муза….
23ф. Литературный час Книжная муза..
23ф. Литературный час Книжная муза

Чарада катнашучылар китапханәче белән берлектә 19 нчы гасырның иң күркәм хатын-кыз образлары «галереясы буенча экскурсия» кылды. «Евгений Онегин» романыннан онытылмас Татьяна Ларина образын; рус әдәбиятындагы иң якты образларның берсе  – «Война и мир» романыннан Наташа Ростова; «Мастер и Маргарита» романының дәрт-дәрманы ташып торган, ихлас һәм тугры герое; Анна Каренинаны – Л. Н. Толстойның шул ук исемдәге роман герое; «Первая любовь» повестеның танылган һәм матур герое Зинаиданы; «А зори здесь тихие» повестендагы зенитчы кызлар образларын искә төшерделәр.

Чарага китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, һәм катнашучылар үзләренең яраткан әсәрләре, алардагы хатын-кыз образлары турында сөйләде. 
Кичә электрон презентация белән үрелеп барды, җырлар һәм романслар яңгырады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: