«Бүген кызларның бәйрәме!» бәйрәм-уен программасы (6+)
5
Март 2024
Сишәмбе
5 март көнне 10 нчы санлы китапханәдә, иң назлы һәм матур язгы бәйрәм якынлашканда, бәйрәм чарасы узды. «Укымышлы мәчедә кунакта» клубында катнашучы балаларны бәйрәм-уен программасына чакырдылар. Шуннан соң яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән «Әкияттәге әниләр» викторинасы сорауларына җавап бирде, «Татлы» бәйгесендә кулинар табышмакларны чиште, «Ромашка», «Әниемә муенса бүләк итәм» бәйгеләрендә, «Кызлар-йолдызлар» дигән рәсем ясау уенында катнашты. Чара клубтагы егетләрдән котлау сүзләре белән тәмамланды. |