«Үз-үзеңнән киләчәкне тартып алма!» белгеч-нарколог белән очрашу (12+)
С әламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан, 4 март көнне 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Үз-үзеңнән киләчәкне тартып алма!» исеме астында белгеч-нарколог белән очрашу уздырды. Үткәрелгән очрашу укучыларга никотин, алкоголь, наркотикларның зыяны һәм зарарлы гадәтләрнең нинди коточкыч нәтиҗәләргә илтүе турында тагын да күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында яңа белемнәр һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга профессиональ җаваплар алды. Материалны ныгыту өчен китапханәче «Дөресме, әллә ялганмы?» уены үткәрде. Әңгәмә азагында китапханәче яшүсмерләргә гомернең кешегә бер тапкыр гына бирелүе, һәм аның сәламәт, кызыклы һәм озын булырга тиешлеге турында искә төшерде. |