Песиләргә багышланган акция (6+)
Яз Песиләр көненнән — песиләр хөрмәтенә бөтен дөнья буенча билгеләп үтелүче рәсми булмаган бәйрәм белән башлана. Китапханәнең яшь дуслары әдәби әсәрләр геройларына багышланган «Котовасия» викторинасы сорауларына җавап бирде. Балалар песи Матроскинны, итекле мәчене, Базилио песине, «Гав» кушаматлы песи баласын, Лизюково урамында яшәүче мәчене һ.б.ларны искә төшерде. Песиләр турындагы мәкаль-әйтемнәрне белүләрен сынап карадылар, песиләр белән бәйле халык ышануларын искә төшерделәр. |