Чаллы шәһәре мэры Үзәк балалар модель китапханәсенә килде (6+)
1 март көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев өчен экскурсия үтте. Наил Гамбәр улы китапханәнең яңартылган залларында, компьютерлар залында, чаралар һәм мастер-класслар өчен залларында булды, робот Робин белән танышты. Шәһәр мэрына электрон укучы билеты тапшырдылар һәм Иван Гончаровның «Обыкновенная история» китабын бирделәр. «Нәрсә ул милли проект һәм аны кайда күрергә, аңларга була?» дип сораганда, – менә «Мәдәният» милли проекты Чаллы шәһәрендә тормышка ашырыла дип әйтергә була. «Мәдәният» милли проекты Чаллыда яши һәм эшли, һәм ул уңышлы тормышка ашырылган. Өлкәннәр дә, балалар да йөри», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев. |